Для авторизации на текущем портале в Вашем профиле ЕСИА должно быть заполнено поле "Электронная почта"

Республиканские порталы Карта сайта Вход

Муниципальный район Нуримановский район Республики Башкортостан

Кулларыннан гөл тама

6 Июля 2018
6
0

Кайчандыр кыз баланың уңганлыгын аның зәвык белән эшләгән кул эшләренә карап, киләчәктә нинди хуҗабикә буласын ачыкларга тырышканнар. Шуңа да чигелгән сөлгеләрнең, кулъяулыкларның, бәйләнгән бияләй-оекбашларның җиренә җиткереп башкарылуына күп көч салган булачак киленнәр. Бүген исә мондый үзенчәлеккә ихтыяҗ юк та сыман, чөнки кибетләрдә җаның теләгән һәр нәрсәне сатып алып була. Әмма кул эшләренә игътибар һаман да кимеми.

Нуриман районының Баш-Шиде авылында яшәүче Анжела Ибраһимова яшәгән йорт башкалардан бик аермалы. Биредә кулдан ясалган тартмачыклар, чәчәкләр гөлләмәсе, бәйләнгән курчаклар, урындык япмалары, фотосурәтләр өчен рамнар һәм башка бик күп кул эшләре урын алган.

Анжела бүген авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ире белән 7 һәм 5 яшьлек ике кыз тәрбиялиләр. Уфа шәһәрендә үсеп, анда укыган 28 яшьлек Анжела дүрт ел элек гаиләсе белән авыл җиренә яшәргә күчә. “Әни шушы авылда өй төзеде. Без дә аңа якынрак булырга уйладык. Авыл тормышы мине тиз арада үзенә җәлеп итте”, - ди ул.

Сәйлән-мәрҗәннәр белән төрле милли киемнәрне бизәү, беләзек-алкалар ясау, чигү – бу эшләрнең барысы да Анжеланың кулында уйнап тора.

-           Бу сәләт миңа әнидән күчкәндер. Ул да гомер буе кул эшләре белән шөгыльләнә. Тартмачыкларны ясар алдыннан нәзек агач чыбыкларын җыеп, аны эссе суда тотып, төрле  формаларга кертә. Аннары үрелгән тартмачыкларны буйый. Бу-  бик озак вакыт таләп итүче эш. Әнием ясаган тартмачыкларның саны бихисап, - ди Анжела.

Тартмачыкларны яшь хатын үзе дә ясый. Гәзит битен нәзек кенә итеп төреп, тал чыбыгына охшаш таякчыклар барлыкка китерә. Аннары шулардан тартмачыклар үрә. Махсус лак белән катырылган тартмачыкларның кәгазьдән булуы беренче карашка беленми дә. Ә кайберләренең тышына төсле буяулар белән бизәкләр дә төшерелгән.

Анжела ясаган кул эшләрен туганнарына, дусларына бүләк итәргә ярата. Кечкенә кызлары да кибеттән сатып алган уенчыкларга караганда, әниләре теккән курчакларга өстенлек бирә.

-           Милли киемнәр тегү, аларны бизәү идеяләрен китаплардан алам. Чөнки элекке китапларда шул заман рухы ныграк чагылдырылган шикелле. Ә инде кәгазьгә төрелгән кәнфит-шоколадлар гөлләмәсе, төрле бизәнгечләр, фотография өчен рамнар эшләү тәртибен Интернеттан карыйм.

Тормыш юлдашым да минем мавыгуыма җитди карый. Миңа кирәкле әйберләрне, гадәттә, ул шәһәрдән алып кайтып бирә, - ди Анжела.

“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” ди халык мәкале. Чыннан да, кул эшләрен әнисеннән күреп башкарырга өйрәнгән хатын бүген үзе дә кызларына шушы матурлыкны күрсәтеп тәрбияли. Кечкенә булуларына карамастан, алар да рәсем төшерергә, төсләрне катыштырып, ниндидер яңалык китереп чыгарырга ярата.

Әйе, матурлыкка омтылу, үз кулларың белән гүзәллек тудыру заман үзгәрешенә буйсынмый торган ниндидер бер илаһи үзенчәлек ул.  Кул эшләрендә заман тарихы да, яшәү үзенчәлеге дә, аны башкаручының күңел халәте дә чагыла. Шунысы да игътибарга лаек: кул эшләрен башкаручы кешеләр, чыннан да, башкалардан күңел байлыгы, ихласлыгы, рухи чисталыгы белән аерыла сыман.

Гөлия Гәрәева.

 

  • Кулларыннан гөл тама
  • Кулларыннан гөл тама